Җиңү көне- бөек бәйрәмнәрнең берсе. Көтеп алынган бу Җиңүне алып килгән кешеләр алдында без барыбыз да бурычлы.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Безнең һәркайсыбыз ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен уртаклаша... һәм елдан-ел азрак алар безнең арада кала. Без аларга тыныч күк өчен "Яхшылык" белән кайтарырга бурычлы. Җиңүчеләр буынын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйрәм көннәрендә йөрәгеннән килгән рәхмәт сүзләре һәм котлау сүзләре аларны җылытсын иде.
Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм алды көнендә әтиләре фронтта һәлак булган тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары янына бардылар. Өлкәннәргә бүләкләрдән кыйммәтрәк-игътибар һәм аралашу кирәк. Сугыш турында күпме ачы күз, хатирәләр, сугыштан соңгы авыр еллар турында... очрашуда һәркем үзенең югалтуы, авыртулары турында сөйләде. Алар һәр минутның кадерен белеп, тормышны яратып яшәшүне, безнең өстә тыныч күк йөзе булын теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International