Фестивальнең максаты-өлкән яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышында катнашу дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы Теләче районы ветераннарының үзешчән иҗатын үстерү һәм аларны үзешчән иҗат коллективларына җәлеп итү.
Фестивальнең төп бурычлары - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм традицияләрен баету, җыр мирасын саклау һәм ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру. Фестивальдә катнашучылар арасында Айдар авыл җирлегеннән җырчылар - Гомәров Габделхәким, иҗади гаиләләр- Илһамия Вәгыйзова, инструменталь ансамбльдә катнашучы Вәсил Вәгыйзовлар чыгыш ясады.
Үзешчән башкаручанлык белән безнең пенсионерларга һәм инвалидларга шәхес буларак ачылырга, үз сәләтләрен күрсәтергә һәм иҗатлары белән куанырга ярдәм итә.