8 май көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырулы иде. Бәйрәм кичәбез  авыл үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барылды. Фоеда "Батырларның даны мәңгелек" исемле күргәзмә эшләп килде. Күргәзмәдә  сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International