Язучыларның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен 6 май көнне Максабаш авыл китапханәсе #Читаем детям о войне 2019 исеме астында уздырылган Халыкара акциягә кушылды. Китап күргәзмәсе янында балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр укылды, балалар шулай ук үзләре дә китаплардан шигырьләрне сайлап алып иптәшләренә сәнгатле итеп кычкырып укып күрсәттеләр.