8 май көнне Алан авылында Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы булды.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә сугышта катнашучыларны хөрмәт иткән бик күп кеше җыелган иде. Алар истәлегенә бик җылы сүзләр яңгырады, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл янына сугыш ветераннарының портретлары белән “Үлемсез полк” тезелгән иде. Һәйкәлгә сугышчан авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Кунакларга культура хезмәткәрләре катнашында чәй өстәле һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International