«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Айдар авыл китапханәсе ел саен Самара өлкәсе балалар китапханәсе үткәрә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Х халыкара акциясендә катнашты. Безнең китапханәдә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе икенче тапкыр узды. Акциянең максаты-яшь буында Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә патриотлык тәрбияләү. Быел акциядә 2-7 сыйныф укучылары катнашты. Бөек бәйрәм алдыннан без балаларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, авыр сугыш еллары, Җиңүнең шатлыклы көне, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгы турында сөйләдек. Халыкара акция кысаларында Е. Трутневның «Победа», К. Симоновның «Родина», А. Твардовскийның «Рассказ танкиста», И. Газиның "Малай белән эт", "Сыерчыклар", В. Астафьевның «Где-то гремит война",    Ә. Еникиның «Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә” тәкъдим ителде.  Аларны И. Фәттахова, Д. Шәйхетдинова, А. Саттарова, М. Окулова сәнгатьле итеп укыдылар.  Шулай ук «Сугыш турында китап укыйбыз» китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.   Балалар шигырь, хикәяләрне зур кызыксыну белән  тыңладылар, үзләренең фронтовик туганнары , әби-бабайлары турындагы кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International