Җиңү көне-барыбыз өчен дә җаваплы бәйрәм. 9 май-тарих битләренә күз яшьләре аша язылган шатлыклы көн. Бу көн миллионнарыбызның хыялы, өмете булды. Һәм менә 74 ел инде без кабат җиңү көнен билгеләп үтәбез. Айдар авыл китапханәсе «74 ел да киртә була алмый, онытырга сугыш чорларын» дип исемләнгән күргәзмәдә хәрби - патриотик теманы яктырткан китаплар белән танышырга тәкъдим итә. Күргәзмә китаплары фидакарь батырлык, Ватаныбыз хакына һәм безнең тыныч тормышыбыз өчен кылган батырлыклар турында сөйли.