Быел без Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәбез, һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлегенә баш иябез, арабызда яшәүче фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез. 8 май көнне Айдар авылында, сугышта һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янында, авыл китапханәсе, мәдәният йорты, башлангыч мәктәп һәм авыл җирлеге белән берлектә, "Батырларның данлы эзен тарих саклар, хәтер саклар"дип исемләнгән тантаналы митинг булып узды. Тантаналы митинг авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хазиев тарафыннан ачылды, сугыш елларының биюләре, җырлары, шигырьләре яңгырады, һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салынды. Без ветераннарга, геройларыбызга рәхмәт әйтәбез. Безнең бурыч - бу вакыйгаларны онытмау һәм безгә тыныч күк бүләк иткән ата-бабаларыбызны олылау.