“Фатыйх Хөсни – үзе бер дөнья” районкүләм иҗади бәйгесендә катнашып, Теләче урта мәктәбе укучылары Якупов Айрат – 1 нче урынны, Заһидуллина Альбина – 2, Сәмигуллина Миләүшә , Сөнгатуллин Булат, Титоренко Алинә 3 нче урыннарны яуладылар. Аларны бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Якупова Л.М. һәм Шәяхмәтова Г.Н. әзерләде. Котлыйбыз һәм яңа уңышларга ирешүләрен телибез!