Яз - мәктәп яны участогында эшләү вакыты. Баландыш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары да бу эшләрдән читтә калмады. 13 май көнне бакчада чәчәкләр, яшелчә культуралары утыртылды . Шулай ук карлыган һәм кура җиләге куакларының төпләре дә йомшартылды . Вакытны кулдан ычкындырмау һәм барысын да вакытында эшләү бик мөһим бит.