Бигрәк тә сабыйлар өчен. Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышның аерылгысыз өлеше. Балаларыбыз җитез, өлгер, зирәк, сау саләмәт булсыннар өчен саф һавада төрле уеннар уйнау бигрәк тә файдалы. Шәдке балалар бакчасының кечкенә төркеме балалары тәрбияче апа белән төрле уеннар уйлап табып, тату, дус булып уйнап вакытларын бик күңелле үткәрәләр.