Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Гаилә-җылы учак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә гаилә темасын чагылдырган журнал һәм китаплар куелды.