15 мая в Тюлячинской детской библиотеке прошел конкурс сочинений, среди учащихся младших и средних классов «Гаилә - бәхет учагы».

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Кеше тормышында иң мөһиме - гаилә, аның якыннары һәм кадерле кешеләре. Бары тик мәхәббәт һәм татулык булган җирдә генә һәркем үзен бәхетле хис итә. Үзләренең иншаларында балалар бәхетне иң беренче чиратта гаиләдә күрүләре, бәхетле гаилә турында хыялланулары, һәркемнең кайтып сыеныр җылы учагы булырга тиешлеге турында язганнар. Тынычлык, мәхәббәт, кайгыртучанлык кебек беренче күзаллауларыбыз да йорт һәм гаилә төшенчәләре белән бәйле. Йорт - кеше тормышының аерылгысыз бер өлеше. Йорт - ул иң беренче чиратта гаилә. Туган илгә, Ватанга мәхәббәт Кече Ватаннан башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International