14 нче май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әскәрова Ф.М. һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.
Кулларына Мәдәни көндәлек алган балалар мәдәният учреждениеләре оештырган төрле чараларга йөрү белән беррәттән, бәйгедә катнашу мөмкинлегенә дә ия булдылар. Әлеге проектта безнең район укучылары да актив катнашты. Уку елы дәвамында алар бик күп мәдәни урыннарда булдылар.
«Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Теләче урта мәктәбе укучылары Антонова Латифа , Имамиев Данис , Кыямов Искәндәр, «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Л.Р.Кыямова җиңеп чыкты.
Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр 21 нче май көнне Казан шәһәренә, «Әкият» курчак театрында үтәчәк бүләкләү тантанасына барачак һәм аларга курчак театры спектакле күрсәтеләчәк.