Математиканың балага акыл үсеше өчен әһәмиятен бәяләп бетергесез.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Балаларга әйләнә-тирә дөньяны математика ярдәмендә танып белергә ярдәм итү өчен без «Мате: плюс» программасын кулланабыз. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы балаларга математик белем бирү буенча  Федераль инновацион мәйданчык булып тора. Бала уен аша аеруча акыллы активлык күрсәтә. «Мате: плюс»  комплектындагы уеннар кызыклы һәм төрле төрдә. Бу материалның гадәти булмаган булуы баланы җавап эзләп, уйлау уенына керешергә мәҗбүр итә. Математик эчтәлектәге уеннар балаларда танып-белү кызыксынуы, тикшеренү һәм иҗади эзләнү сәләте, теләк һәм белем алу мөмкинлеге тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International