Хикәяләрне тыңлап, үзләренә ошаган эпизодларны санап, балалар үз Ватаныңны ничек яратырга кирәклеген, аны авыр минутта дошманнан саклый белү мөһим икәнлеген аңладылар, алар совет кешеләренең фронтта һәм тылда җиңүне ничек якынайтуларын да белделәр.
«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясенең әһәмияте бик зур. Ул сугыш елларына чумарга, совет халкының батырлыгы, ныклыгы, фидакарьлеге белән Ватаныбызны саклап калуның кырыс вакытын аңларга мөмкинлек бирә.Чара ахырында балалар үз куллары белән Бөек Җиңүгә багышланган гәҗит чыгардылар.