15 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Семья в куче – не страшна и туча» дип исемләнгән уен программасы булып узды.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Семья в куче – не страшна и туча» дип исемләнгән уен программасы булып узды.  15 майда Россиядә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда игълан ителгән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелегенең гаиләдәге хәзерге хәле һәм аның җәмгыять тормышында әһәмияте, яшь буынны тәрбияләүдә борчуы белән бәйле иде.

Чара катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышудан башланды. Балалар «сабый теле», «табышмаклар, мәкальләр, гаилә турында әйтемнәр» конкурсларында катнашып, үзләренең белемнәрен һәм зирәклекләрен бик теләп күрсәттеләр.

Алар гаиләнең кеше тәрбияләүдә нинди роль уйнавын белделәр. Л. Н. Толстойның «Дед и внучек», «Отец и сыновья», «Два брата” хикәяләре укылды. Балалар үзләренең гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, уртак нәтиҗә ясап, гаиләдә иң мөһиме-үзара хөрмәт һәм мәхәббәт икәнлеген ачыкладылар.

 "Семейные ценности в литературе» дигән китап күргәзмәсе нәкъ менә шушы әһәмиятле датага багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International