Семинар булып узды.

2019 елның 17 мае, җомга

8нче, 12нче май көннәрендә  район педагоглары өчен “Мәктәпкәчә белем бирү стандарты кысаларында билингваль белем бирү» дигән темага өйрәтү максатыннан семинар булып узды. Семинар Теләченең №1 нче балалар бакчасында үткәрелде. Семинарда “В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет (ИЭУП)» доценты, педагогия фәннәре кандидаты,  «Татарча сөйләшәбез», “Туган телдә сөйләшәбез” методик әсбаплар авторы Зарипова Зифа Мирхәт кызы, Чаллы шәһәренең 83 нче номерлы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе, шулай ук «Татарча сөйләшәбез», “Туган телдә сөйләшәбез” методик әсбаплар авторы Кидрәчева Раушания Гайнулла кызы чыгыш ясадылар.Ахырдан семинарга район магәриф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем  бирү  буенча методисты  Сәетова  Анна Николаевна нәтиҗә ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International