“Фатих Хөсни – үзе бер дөнья”

2019 елның 17 мае, җомга

2019 елның 14 май көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  1-11 сыйныф укучылары арасында Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья” исеме астында районкүләм иҗади бәйге оештырылды.  Әлеге бәйге якташыбыз, Халык язучысы Фатих Хөсни иҗатын тагын да популярлаштыру, укучыларның сөйләм телен үстерү, сүз сәнгатенең мөһимлеген аңлату максатыннан үткәрелде.Бәйгедә 70 тән артык укучы катнашты. Алар Фатих Хөсни әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр, язучының әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар. Бәйгедә җиңү яулаган укучыларга Олы Мәтәскә мәктәбенең район мәгариф бүлеге белән әзерләнгән Дипломнары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International