14 нче майда Теләче урта мәктәбе укучылары командасы “Аҗаган” хәрби – патриотик уены зона ярышларында катнашып кайтты. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “ Мылтык җыю” һәм башка ярышларда узыштылар. Теләче урта мәктәбе укучылары командасы ярышларда актив катнашып, 5 нче урынны алды. “Аҗаган” хәрби –патриотик уены зона ярышларына укучыларны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.Р. Гатиятов әзерләде.