Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә-ул һәр кеше тормышында иң мөһиме, бу безгә якын һәм кадерле кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. 16 май көнне, Гаилә көне уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә “Тормыш яме-яшәүдә, яшәү гаме-матур гаиләдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды
Күргәзмәдә гаилә мәсьәләләре һәм балалар тәрбияләүдә аның роле, үрнәк гаиләләр турындагы китаплар, шигырьләр, мәкальләр, журнал-газета мәкаләләре урын алды. Шулай ук китап укучылар гаилә даирәсендә уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар сайлый алдылар.