15 май - Халыкара гаилә көне.

2019 елның 28 мае, сишәмбе

1994 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә билгеләп үтелә.

  Бу көн Россиядә 1995 елдан билгеләп үтелә. Гаилә ул - бик кадерле һәм якын кешеләребез. Бер - беребезгә ярдәм итү, һәрберебез турында кайгырту, мәрһәмәтле булу -  безнең гаиләләребездә җылылык, уңайлылык һәм  яхшы шартлар гына тудыра. Шушы уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә "Гаилә - ныклы терәгем" һәм  "Гаилә бәхете балада" дигән тематик күргәзмәләр оештырылды. Күргәзмәләргә кеше тормышында гаиләнең роле турында материаллар һәм шулай ук  информацияләр куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International