Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр VII Бөтендөнья онлайн-проектта катнашты һәм 1 апрельдән 21 апрельгә кадәр узган VII Бөтендөнья әдәби марафон финалына үтте. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итә, аларда үзаң формалаштыруга ярдәм итә.