Безнең тарафтан, яшьләр физик һәм рухи сәламәтлеге өчен наркоманиянең тискәре нәтиҗәләрен яктыртучы папка рәсмиләштерелде. Укытучы-оештыручы Домолазова И. Ф. балаларга наркоманиянең бүгенге көндә иң куркыныч күренешләрнең берсе булуын сөйләде. Көн саен бу әшәкелеккә кешеләр күбрәк эләгә, көндәлек проблемалардан качарга тырыша. Россиядә наркоманнарның уртача яше елдан-ел яшәрә һәм бүгенге көндә 13-15 еллыкларны тәшкил итә. Һәм әлбәттә аларга наркотиклар белән бәйле теләсә нинди җинаять - эше булуын искәрттеләр.