Икенче кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

21нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә, "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында, ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта  Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Нәзиров Р.Х. һәм Саба районының профилактика булеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н.  катнашты. Җыелышның башында Нәзиров Р.Х. ата-аналар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. Аннан соң төркем тәрбияче Йосыпова Г. Ф. ике команда арасында  "Әти, әни һәм мин-акыллы җәяүлеләр" исемле уен-ярыш үткәрде. Уен барышында балалар да, аларның әти-әниләре дә үзләренең җитезлекләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм барлык икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләргә Ягъфәрова Г. Н. белән Нәзиров Р. Х. юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International