Китап бәйрәмендә

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

22 май көнне Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан,Теләче мәдәният йорты фойесында “Китап бәйрәме ”булып узды.Анда район китапханәчеләре,әдәбият һәм татар теле укытучылары,балалар да катнашты.Әлеге бәйрәмдә безнең Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче Каримов Сәид тә чыгыш ясады.Ул Муса Җәлилнең “Күршеләр”шигырен бик матур итеп сөйләде.Бәйрәмгә язучылар Фәйрүзә Мөслимова,Фирүзә Җамалетдинова һәм якташыбыз Дания Гайнетдиновалар да килгән иде.Чарада шигырьләр,җырлар яңгырады,язучылар белән әңгәмә корылды.Бәйрәмнән һәркем җылы хисләр белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International