22 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында терроризм, экстремизм, наркомания, алкоголизм һәм начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан очрашу – әңгәмә булды.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

“Укучылар һәм яшьләр өчен җәй айлары кагыйдәләре”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы, полиция майоры Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич йөрү вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International