Шахмат буенча турнир узды.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

17 нче май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча турнир узды. Шахмат бәйгесендә Абдурахманов Алхамжан Пазилджанович җитәкчелегендәге Теләче №1, № 2, №3 балалар бакчаларында «Шахмат» түгәрәгенә йөрүче 6-7 яшьлек 20 бала көч сынашты.

Турнирның барышын мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты - Саетова Анна Николаевна, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының өстәмәбелем бирү үзәге директоры - Имамиев Тимур Рамиль улы күзәтте. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Турнир балаларның яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уенга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте. Турнирда катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International