2019 елның 21-23 май көннәрендә Казан шәһәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 2019 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) VII Милли чемпионаты финалы ярышлары узды. Милли чемпионатны уздыру эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. 21 май көнне Теләче урта мәктәбенең 40 укучысы әлеге чемпионатта булдылар.