«Мәдәният һәм фән: яңа караш»

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 маенда Саба муниципальрайонының " Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белеем бирү интернат - мәктәбендә” «Мәдәният һәм фән: яңа караш» VI Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференция фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыру, сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, гомумибелем бирү учреждениеләрендә укучыларның иҗади башлангычын үстерү максатыннан үткәрелде. Теләче районыннан Теләче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Алисә 3 нче урынны алды һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.Укучының фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асадуллина Зөлфия Наил кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International