30нчы май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның чыгарылыш иртәсе узды. Бәйрәмгә әти-әниләре чакырулы иде. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып Белмәмеш килгән иде, ул балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиште. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән абый-апаларын котлап, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.