24 май көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Табигатьнең сафлыгы- күңел аклыгы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын әйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.