Очрашу – әнгәмә булды.

2019 елның 31 мае, җомга

22 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә  терроризм, экстремизм, наркомания, алкоголизм  һәм начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан очрашу – әнгәмә булды. “Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы участок полицияләренең башлыгы, полиция майоры Зиннатуллин Илнар Наилевич катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International