23 нче май көнне Теләче урта мәктәбе базасында эшләячәк җәйге сәламәтләндерү лагере эшләү өчен тудырылган шартлар тикшерелде. Таләпчән комиссия җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, балаларны ашату һәм аларга медицина ярдәме курсәтү шартларын тикшерде. Тикшерү буенча комиссия җәйге сәламәтләндерү лагере эшләү өчен тудырылган мөмкинлекләргә нәтиҗә ясады.