Язгы саф һавада, тантаналы линейка үткәрелде. Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкада «Спорт мәктәбе” директоры Гыйнитятуллин Д.С., авыл җирлеге рәисе Гиниев Р.Г., ветеран укытучылар, укытучылар, ата-аналар, мәктәп укучылары. Мәктәп директоры Чернов П. А. чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бәйрәмне 11 нче сыйныф укучылары концерт-котлау белән дәвам иттеләр. Барлык мәктәп хезмәткәрләренә, ата-аналарга һәм дусларга чыгарылыш сыйныф укучылары рәхмәт сүзләрен шигырьләр, җырлар һәм биюләр рәвешендә җиткерделәр.
Линейка ахырында укучылар мәктәп вальсы биеделәр, һәм 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен иң төп, саубуллашу, кайгылы һәм шатлыклы кыңгырау яңгырады.
Соңгы кыңгырау күп еллык уку марафонында аның барлык дәресләре һәм үзгәрешләре, контроль эшләре һәм өй биремнәре белән нокта куйды. Әле чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Шуңа карамастан мәктәп үзенең 11 сыйныф укучылары белән хушлаша. Аларның гамьсез балачагы тәмамланды һәм аларны алда олы, мөстәкыйль тормыш көтә. Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!