25 нче май көнне Иске Җөри урта мәктәбендә “Соңгы кынгырау” бәйрәме үтте.

2019 елның 31 мае, җомга

Бәйрәм белән чыгарылыш сыйныф укучыларын : 1 сыйныф укучылары, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы Раил Рамилевич, ветераннар советы рәисе Ильгиз Галиуллович, мәктәп директоры Салават Сатлыкович,  “Родник” Дәүләт бюджет учреждениесе халыкка хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мортазин Нияз Гәбделәхәт улы  һәм яраткан укытучылары котлады. Күзләрне дымландырган бу бәйрәмдә күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.    Бу көн әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның үзләренең бәгырь җимешләрен олы тормыш юлына озаталар. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез! Аларга яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
    Хәерле юл, сезгә, укучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International