Һәр кешенең тормышы бәяләп бетергесез.

2019 елның 31 мае, җомга

Кешенең иң мөһим хокукларының берсе – яшәү хокукы һәм шәхси кагылгысызлык. Халыкка бу хокукларны безнең дәүләттә гарантияләү өчен, Россия Федерациясенең Конституциясе кулланышка кертелгән, махсус законнар булдырылган, хокук саклау органнары, коткару хезмәтләре һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларнын хокукларын яклау комиссиясе эшли.

Хокукый тәрбия мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булды һәм шулай булып кала да. Яшүсмерләрнең агрессив булып үсүләре дә - абстракт саннар һәм процентлар гына түгел, ә төгәл малайлар һәм кызларның чын язмышы.

Әмма законга каршы эшләрнең зур проценты балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләр өлешенә туры килә. Бүгенге көндә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен чаралар үткәрелә, яшьләрнең үз-үзләрен тотышы күзәтелә һәм нәтиҗә ясала. Ә балалар һәм яшүсмерләргә карата кылынган җинаятьләрне алдан күрү һәм булдырмау өчен купме генә чаралар кылынса да, кылынасы хокук бозуны алдан билгеләү бик кыен. Чөнки киләчәк буынның иминлеге өчен барлык балаларга да билгеле бер эш үрнәге генә туры килми. Балигъ булмаганнарны аларга карата кылынасы җинәяттән саклап калырга бары тик безнең, олыларның, игътибарлы булуыбыз ярдәм итә ала.

Әгәр сезгә балигъ булмаган балаларга карата хокук бозу очраклары билгеле икән, әгәр дә сез балигъ булмаганнарга карата рәхимсезлек (аңлы гамәл яки мохтаҗ вакытта мөхим, кирәкле гамәлне кылмау нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләренә яки рухи хәләтенә зыян китерсә) кылынганында шик уятса, әгәр балага хокукый яки психологик ярдәм кирәк булса, сез балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиягә эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча итә мөрәҗәгать аласыз: Теләче районы, Теләче авылы, Ленин урамы,46, тел. (84360)21867, электрон адрес: telache@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International