Җәй – искиткеч вакыт, көлү, елмаюлар, яхшы кәеф, күңелле мизгелләр чоры һәм китап уку өчен дә иң кулай вакыт!

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Айдар авыл китапханәсе сезгә буш вакытыгызны файдалы итеп уздыру өчен:  яңалыклар белергә, иҗат белән шөгыльләнергә, яраткан китап -журналлар белән танышырга  ярдәм итәчәк.
Балалар өчен кычкырып китап укулар, китаплар буенча фикер алышулар, әңгәмәләр, викториналар, уеннар балаларның буш вакытларын кызыклы гына түгел, файдалы итеп уздырырга да мөмкинлек бирәчәк.
24 июль көнне китапханә "Библиоалан" да балалар өчен  «Бергәләп укыйбыз!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International