30 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Книги наши добрые друзья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Күргәзмәгә балаларда уңай хисләр тәрбияләүче һәм яхшы гамәлләр кылырга өйрәтүче китаплар куелды. Күргәзмәдәге китаплар аша укучылар рус һәм чит ил классикларының, шулай ук мавыктыргыч балачак дөньясына ишек ачучы замана авторларының әсәрләре, искитмәле ачышлар, күңелле фантазияләр белән таныша алалар. Аларны укып чыккач балаларның күңеле оптимизм, кәеф күтәренкелеге, якты хисләр белән баер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International