Бу бәйрәм бик яшь. Китапханә укучылары "Дуслык елмаюдан башлана" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Халыкара Дуслык көнендә безнең китапханәдә чын дуслык турында китаплар күргәзмәсе ачылды. Анда укучылар Виктор Драгунский, Николай Носов, Валентин Катаев, Эдуард Успенский, Агни Барто һәм башка бик күп авторларның әсәрләре геройлары белән очрашты. Беркем дә битараф калмады, чөнки күргәзмәдә китап укырга гына түгел, дуслык турында кроссворд та табарга мөмкин. Барлык теләүчеләр дуслык турында мәкальләр искә төшерделәр. Ә «Почемучки» клубының иң кечкенә укучылары «Зайка ушастик» китабын укыдылар.