Шуңа күрә өлкәннәрнең төп бурычы- балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шушы максатларны күз алдында тотып бүген бакчада тәрбиячеләр«куркыныч бөҗәкләр " дигән тема астында әңгәмәләр, күзәтүләр уздырдылар. Бу кечкенә һәм күренми торган бөҗәкләр арасында шөпшә, бал корты, соры корт, талпаннар да бар. Әңгәмә барышында балалар куркыныч бөҗәкләр турында видео, рәсемнәр карадылар һәм әлеге бөҗәкләр белән очрашуда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Бу бөҗәкләрнең тышкы кыяфәте, аларның үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре кагыйдәләре турында белемнәр генә балаларны кирәкмәгән нәтиҗәләрдән сакларга мөмкин. Табигатьнең дә үз кагыйдәләре бар. Аларны белү һәм үтәү күп кенә проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итә.Аларның иң беренчесе һәм иң мөһиме: «Мин сиңа тимим, син дә миңа тимә!”