5 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең информацион- коммуникатив технологияләр буенча методисты Г.М. Шугаепова чыгыш ясады. Информатика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе З.К. Габдрахманова үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә Иске Җөри урта мәктәбе директоры С.С. Назклычев, Олы Мишә урта мәктәбе информатика укытучысы Ф.Ф. Гарипов, Кече Кибяхуҗа төп мәктәбе информатика укытучысы Г.А. Галимзянова һәм Әбде төп мәктәбе информатика укытучысы И.Ф. Домолазова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.