7 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист А.Р. Сабирова чыгыш ясады. Алия Рафисовна районыбызның география укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбе география укытучысы Э.Р. Казакова , Иске Җөри урта мәктәбе география укытучысы Р.С. Гарифуллина, Шәдке урта мәктәбе география укытучысы И.М.Шәйхиева һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Ф.Г. Әскарова узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар. Методик берләшмә җитәкчесе Г.Х. Шәйхутдинова укытучыларны география фәне буенча концепциянен тормышка ашырылуы белән таныштырды.