2019 елның 10 августында Теләче муниципаль районында физкультурачылар көнен үткәрү турында.

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның 10 августында Теләче муниципаль районында физкультурачылар көне кысаларында районның төрле яшьтәге халкы арасында велоузыш үткәрелде. Барлыгы 86 кеше катнашты.

Барлык призерлар да грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде, аларның иганәчесе-Марат Дәүләтшин. Районда массакүләм спортка ярдәм күрсәткәннәре өчен спонсорга зур рәхмәтебезне белдерәбез.


«Иң кечкенә велосипедчы» номинациясендә-Хаҗетдинов Ислам, «иң өлкән велосипедчы» номинациясендә-Исмәгыйлев Васил, «иң җиһазлы велосипедчы» номинациясендә-Саттаров Рәис, " җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә Дәүләтшин Рәис һәм Гыйниятуллин Әмир бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International