9 нчы август көнне Теләче урта мәктәбендә чит тел укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең укыту - методик эшләр буенча җитәкче урынбасары Р.З. Якупова чыгыш ясады. Резеда Зуфаровна районыбызның чит тел укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Киңәшмәдә укытучылар узләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар. Теләче урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Л.К. Хамидуллина инглиз телендә диктант яздыру буенча мастер – класс күрсәтте.