2019 елның 6 августында Әбде авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә «Матурлык һәркайда яши, могҗизага ышанырга гына кирәк» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырылды.

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

   2019 елның 6 августында Әбде авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә «Матурлык һәркайда яши, могҗизага ышанырга гына кирәк» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырылды.
  Чарада мәктәп укучылары һәм авыл балалары катнашты.
  Чара башында яшь китап укучылар игътибарына танылган язучыларның, шагыйрьләрнең табигать турында әйтемнәре тәкъдим ителде. Балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Урман кешеләре тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, әйтик: сова бер ел эчендә меңгә якын кимерүчене юк итә, бер сәгать эчендә куке йөз каз, ә бер сәгать эчендә очкан тычкан 160-170 черки  ашарга мөмкин.

    Соңыннан уен формасында китапханәче Никитина Н.П. балаларны туган якның үсемлекләр дөньясы белән таныштырды. Чара экикториналар, Урман табышмаклары белән үрелеп барды. Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. тарафыннан үткәрелгән хәрәкәтчән уеннар, салкын , яңгырлы һава торышына карамастан, күңелле бәйрәм кәефе тудырдылар.

    Чара ахырында балалар табигатькә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл карарга, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International