13 август көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгарифтә проект эшчәнлегендәге яңа форматлар” исеме астында узган секция эшендә катнашты.

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

13 август көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгарифтә проект эшчәнлегендәге яңа форматлар”  исеме астында узган секция эшендә катнашты.

Чара барышында секциядә катнашучылар нетворкинг форматында проектлаштыруда булган күнекмәләрне үстерү буенча төрле остаханәләрдә булдылар.

Секциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан  региональ проектлар белән  эшләүдә җаваплы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International