Теләче урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге төзеләчәк.

2019 елның 16 августы, җомга

Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә « Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы»дип аталган гуманитар һәм цифрлы профильле мәгариф үзәге төзелә.  «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләрдәге белем бирү үзәкләре төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы һәм авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре буларак булдырыла, һәм ул укучыларның заманча компетенцияләрен һәм күнекмәләрен, шул исәптән «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура» һәм «тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре»өлкәләре буенча да формалаштыруга юнәлдерелгән.
Теләче урта мәктәбендә «үсеш ноктасы» гуманитар һәм цифрлы профильле мәгариф үзәген булдыру максатыннан, ремонт эшләре тулы куәтенә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International