15 август көнне район мәдәният йортында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре тарафыннан районыбыз яшьләре өчен “Автобус - 14.30” дип исемләнгән акция үткәрелде. Министр урынбасары Анна Зәхмәтова алып барган эшлекле сөйләшүдә яшьләребез белән беррәттән, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм яшьләр белән эшләүче оешма җитәкчеләре, белгечләре дә катнашты.