20 август көнне район мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсе үтте.Әлеге киңәшмәдә бакчабыз “Иң яхшы чәчәклек” район бәйгесенда катнашып икенче урынны яулаган , һәм менә инде өч ел рәттән, узган уку елының рейтингы буенча беренче урынны яулаган өчен район мәгариф бүлегенең грамоталары һәм бәллүр ябалак белән дә бүләкләнде. Коллективыбызны чын күңелебездән шушындый уңышлар белән котлыйбыз, алга таба да иҗади һәм нәтиҗәле уңышларга ирешергә язсын.